Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны өйдә калырга өндәде
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны өйдә калырга өндәде

ТР Президенты үз Instagramында гаиләләрне сурәтләүче рәсемнәрне куйган

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagramда гаилә көнкүрешенең рәсемнәрен куйган, аларга #Оставайтесьдома хэштегы куйган .

Беренче картинада дүрт кешедән торган гаилә сурәтләнгән: әтисе һәм улы шахмат уйный, балалар кәнәфиендә кечкенә кыз утыра, ә әнисе өстәл янына пирог — зур бәлеш алып килә.

Икенче рәсемдә пар бергәләп коймак пешерә, ә өченчесендә ноутбукта нидер карый.

"Өйдә утырабыз, Рөстәм Нургалиевич, барлык кешегә дә киңәш итәбез», «ничек тәмле ашыйлар», «әйе, менә бу минем, мин үз йортымны яратам», — дип язалар ТР Президенты аккаунтына  язылучылар омментарийларда.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев