Рөстәм Миңнеханов Рой Джонс белән Республикада бокс үсеше турында фикер алышты
«Президент йодрыгы олырак!» — дип язган блогерларның берсе.
ТРПрезиденты Рөстәм Миңнеханов бокс легендасы Рой Джонс белән очрашты. Алар очрашу вакытында республикада боксны үстерү перспективалары турында фикер алышты.
"Бокс-характер, дисциплина, көндәшкә хөрмәт тәрбияләүче лаеклы спорт төре. Татарстанның меңләгән баласы өчен тормышка чын юллама була ала", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук ТР Президенты һәм Рой Джонс Татарстан Республикасында «Бокс- мәктәпләргә " проектының үсеш перспективалары турында фикер алыштылар. Сөйләшүләрдә РФ бокс федерациясе генераль секретаре, башкарма комитеты әгъзасы Умар Кремлев катнашты.
Очрашудан алынган фоторәсемнәр социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда актив тарала. «Президент йодрыгы олырак!» — дип язган блогерларның берсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев