Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов пандемия вакытында бизнесменнарга аерым игътибар бирү бурычын куйды

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТР хәбәр итте.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика бизнес вәкилләренә игътибар итәргә кушты. Алар хәзер Covid-19 коронавирусының таралуы сәбәпле, яңа чикләү чаралары кертелүгә борчылалар. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТР хәбәр итте.
"Республика Президенты тарафыннан катлаулы пандемия шартларында бизнес вәкилләрен игътибарсыз калдырмау бурычы куелды", – дип ассызыклады Галимова.
ТР Бизнес-омбудсмены Фәрит Габделганиев хәзер, чикләү чаралары белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен, эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән даими очрашып тора.
Элегрәк, коронавирус пандемиясе башында, Рөстәм Миңнеханов атна саен ике-өч тапкыр онлайн режимында икътисадның төрле тармаклары вәкилләре белән очрашты. Якын арада республика җитәкчесе шундый очрашуларның берсендә шәхсән катнашырга планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев