Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов медикларга ашыгыч ярдәм автомобильләреннән ачкычлар тапшырды

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан медикларына ашыгыч ярдәм автомобильләреннән ачкычлар тапшырды.

ТР Президенты табибларны иртәгә, 21 июньдә билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
«Сезгә хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз һәм игелекле йөрәкләрегез өчен тирән рәхмәт белдерәсем килә", - диде Рөстәм Миңнеханов ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә. Ул билгеләп үткәнчә, табиблар һәм шәфкать туташлары белән беррәттән автомобиль йөртүчеләр дә эшли, алар җилкәсенә пациентлар тормышы өчен шундый ук зур җаваплылык ята.
Автомобильләр үзебезнең илдә җитештерелгән заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Алар РФ Президенты Владимир Путинның ашыгыч ярдәм станцияләренең техник базасын ныгыту буенча карары кысаларында килде. Ашыгыч ярдәм автомобильләре зур булмаган торак пунктларда яшәүчеләр өчен, ярдәмнең оперативлыгын һәм үтемлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Татарстанга 24 автомобиль килде, июнь ахырына кадәр тагын 5 автомобиль булыр дип көтелә. Быел республика акчасына тагын 54 машина сатып алыначак.
Яңа ашыгыч ярдәм автомобильләре республика районнарына юл алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев