Миңнеханов йогышлы авырулар хастаханәсенең 2нче чиратын төзү темпын киметмәскә кушты
Яңа корпус универсаль булачак. Анда балаларны да, өлкәннәрне дә дәвалауны оештырырга мөмкин булачак.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче чираттагы төзелеш барышы белән танышты.
Яңа корпус универсаль булачак. Анда балаларны да, өлкәннәрне дә дәвалауны оештырырга мөмкин булачак.
"Төзелешне шул ук темпта дәвам итәргә кирәк. Заманча һәм стандартларга туры килгән хастаханә булырга тиеш", - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук хастаханә өчен кирәкле барлык җиһазларны сатып алырга кушты.
Хәзер төзелеш эшләрендә ике сменага бүленгән 180 кеше катнаша. Киләсе атнадан башлап төзелеш тәүлек буе барачак. РКБның икенче корпусының гомуми мәйданы 15 мең кв. метр тәшкил итәчәк. Ул 234 пациентка исәпләнгән, кирәк булган очракта койкалар саны 504кә кадәр җиткерелергә мөмкин. Төзелешне бу елны 15 августка тәмамлау планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев