Рөстәм Миңнеханов: Covid-19 буенча авырулар санының иң югары ноктасына җитмәдек әле
Бүген бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Татарстан әлегә коронавирусны профилактикалау белән бәйле чикләү чараларын йомшарта алмый, чөнки республикада авыручылар санының иң югары ноктасы узмаган әле. Бүген бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов узган киңәшмәдә хәбәр итте.
«Авырулар санының иң югары ноктасына җитмәдек әле. Бу хакта Россия Президенты да әйтте. Шуңа күрә, кызганычка каршы, без әлегә безнең чикләү чараларын йомшарта алмыйбыз. Мин рәсми рәвештә Татарстан халкына мөрәҗәгать итәм — болар барысы да сезнең сәламәтлегегез һәм якыннарыгызның саулыгы өчен эшләнә", - диде Президент
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, республикада күрелә торган чаралар коронавирус таралу куркынычын киметүгә юнәлдерелгән. "Без үзебезгә катгыйрак якын килсәк, югалтуларыбыз да азрак булачак", - дип аңлатты республика җитәкчесе.
Шуның белән бергә Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау системасының яңа куркыныч янауга тулысынча әзер булуын, предприятиеләр, шәһәр һәм районнар дәрәҗәсендә кирәкле эш оештырылуын билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев