Шәхси йортта янгын чыккан
Янгында 1957 һәм 1959 нчы елгы ике хатын-кыз вафат булды.
"Бүген Мөслимнең Урожай урамында янгын чыгып, барак янды. Янгында 1957 һәм 1959 нчы елгы ике хатын-кыз вафат булды. Өй эчендәге 1968 нче елгы ир-атның янгында тәне зур дәрәҗәдә пешү алды. Ул авыр хәлдә Яр Чаллы шәһәре хастаханәсенә озатылды", - дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Идиятов. Янгынның сәбәпләре ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев