Авыл җанын саклаучылар
Район мәдәният хезмәткәрләренең тырышлыгы республика күләмендә югары бәяләнде
Авылда мәдәният йортының утлары балкый икән, димәк, анда тормыш кайный. Сәхнәдән җыр яңгырый, гармун моңы агыла, тамашачы алкышларга күмә икән, димәк, авылның җаны исән! Ә шул җанны җылытып, халык күңеленә бәйрәм бүләк итүчеләр – мәдәният хезмәткәрләре.
Аларның хезмәтен берничә сәгатьлек концерт, матур итеп бизәлгән сәхнә яки күңелле бәйрәм белән генә бәяләп булмый, чөнки тамашачы күргән матурлык артында эзләнү, тырышлык, йокысыз төннәр генә түгел, борчулар да ята. Авыл мәдәният хезмәткәре бит ул сценарий авторы да, режиссер да, артист та, оештыручы да. Кирәк икән, сәхнәне дә бизи, костюмын да әзерли, кеше күңеленә ачкыч та таба. Иң мөһиме – үз эшен яратып башкара.
Быел район мәдәният хезмәткәрләренең тырышлыгы республика күләмендә дә югары бәяләнде. Казанда узган мәдәни-ял итү учреждениеләре хезмәткәрләренең республика съездында райондашларыбыз мәртәбәле бүләкләргә лаек булды.
Иске Вәрәш мәдәният йорты иң яхшы авыл мәдәни-ял итү учреждениеләренең берсе дип танылды. Салауз-Мухан мәдәният йорты директоры Илмира Әюпова, Яңа Усы мәдәният йорты хезмәткәре Миләүшә Филипова, Әлмәт авыл клубы мөдире Эльмира Тимергалиева республика дәрәҗәсендәге бүләкләр алды.
Бу бүләкләр – гади генә дипломнар һәм сертификатлар түгел. Алар – авылда мәдәният учагын сүндермичә, халыкны берләштереп, онытыла барган йолаларга яңа сулыш өреп яшәүчеләр хезмәтенә бирелгән бәя.
Илмира Әюпова һәм «Талбишегем» мирасы
Илмира Әюпова 2024 елдан бирле Салауз-Мухан мәдәният йортында тал чыбыгыннан төрле әйберләр үрү буенча осталык дәресләре алып бара. Быел ул ТР Мәдәният министрлыгы игълан иткән грантка “Талбишегем” проектын тәкъдим иткән. Әлеге проект республика күләмендә танылу алып, “Мәхәллә” иҗади киңлекләренең иң яхшы тәҗрибәләре бәйгесенең беренче этабы финалисты дипломына лаек булды.
– Әтием талдан каз оялары үрә иде. Кечкенә чагымда мин аңа тал чыбыкларының төзләрен сайлап биреп тордым. Өй уртасына талларны сузып салып, икәүләп эшләгән чакларыбыз әле дә күз алдымда. Еллар үткән саен, шул мизгелләр ешрак искә төшә. Әтием өйрәткәннәрне онытмадым микән, дип, үзем дә үреп карарга булдым. Бик теләп тотындым бу эшкә. Хәзер әтиемнән калган һөнәрне кадерле мирас итеп саклыйм, балаларыма да өйрәтәм, чималны ирем Руслан белән бергә әзерлибез, – ди Илмира.
2024 елдан бирле Салауз-Мухан мәдәният йортында тал чыбыгыннан төрле әйберләр үрү буенча балалар өчен – “Хыял”, өлкәннәр өчен “Талбишегем” түгәрәкләре эшли. Балалар кәгазьдән кәрзиннәр, таба аслыклары ясый, киндер җептән үрергә өйрәнә. Өлкәннәр исә тал чыбыкларын җыеп, алардан кәрзиннәр үрә.
– “Талбишегем” исемен үзем уйлап таптым. Беренчедән, эшләнмәләребез табигый материаллардан ясала. Икенчедән, әби-бабаларыбыз сабыйларын иң элек бишеккә салган. Бишек ул – җылылык, гаилә, буыннар бәйләнеше символы, – дип аңлата И. Әюпова.
Бәйгенең икенче турында Казанда күргәзмә оештырып, жюри каршында чыгыш ясарга туры килгән аңа. Ул анда кызлары белән бергә катнашкан.
– Жюри әгъзалары чыгышымны зур кызыксыну белән тыңлады, сораулар бирде. Юкә кабыгыннан чабата үрү өчен чимал әзерләүне күрсәттем. Кече кызым чабата турында шигырь сөйләде, чабата киеп биеп тә күрсәтте. Олы кызым исә тал чыбыгыннан кош оясы үрү серләре белән таныштырды, аны ничек эшләүләрен күрсәтте. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова да хезмәтебезгә югары бәя бирде, – ди ул, горурланып.
Чабата, чишмә һәм әти истәлеге
Илмираның күңелендә күптән йөрткән тагын бер хыялы – чабата үрергә өйрәнү дә тормышка ашкан. Бу һөнәрнең серләренә аны Мәзһәр бабасы төшендергән.
– Һөнәрле үлмәс, дип, юкка гына әйтмәгәннәр. Борынгы һөнәрләрнең онытылмавын, балаларның да аларны белеп үсүен телим. Киләчәктә талдан урындыклар, гөл савытлары үрергә өйрәнү, чабата үрү серләрен яшь буынга тапшыру хыялым бар, – ди ул.
Быел Илмира Әюпова Әхнәф чишмәсе буен талдан үрелгән чәчәк кәрзиннәре, читәннәр белән бизәгән. Өлкәннәр белән осталык дәресләре дә шунда үткәрелгән.
– Әтиемнең истәлеген шулай мәңгеләштерү күңелемә бик якын. Киләчәктә дә чишмә буе үзебез үргән матур эшләнмәләр белән бизәлеп торсын иде. Балаларны да шунда кәрзин, чабата үрергә өйрәтергә телим, – ди Илмира.
Кайчандыр әтисе янында тал чыбыклары сайлап утырган кечкенә кыз – бүген үзе остаз. Әтисеннән отып калган һөнәрне кызларына, авылдашларына, балаларга өйрәтә. Буыннар арасында күзгә күренмәс җепләр сузыла. Тал чыбыклары бер-берсенә үрелеп кәрзин барлыкка китергән кебек, үткәннәр белән бүгенге көн дә бербөтенгә әверелә.
«Сүнмәс дәрт» һәм мәдәниятнең киләчәге
Әлмәт авыл клубы мөдире Эльмира Тимергалиеваның “Сүнмәс дәрт: 30 ел – традицияләрнең яңача яңгырашы” проекты Татарстан Республикасы хөкүмәтенең 250 мең сумлык грантына лаек булды. Проект өч елга планлаштырылган.
– “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубы ул – җыр-моңга гашыйк кешеләрне берләштерүче зур гаилә. Өлкәннәрнең күңелендә никадәр байлык, күпме онытыла барган җырлар, көйләр саклана! Безнең максат – шушы мирасны югалтмыйча, киләчәк буыннарга тапшыру. Шуңа күрә проектыбыз аша коллективның музыка уен коралларын яңартырга, борынгы көйләргә яңа сулыш өрергә телибез, – ди проект авторы Эльмира Тимергалиева.
Грант акчасына милли уен кораллары сатып алганнар. Бу ансамбльнең репертуарын баетырга, чыгышларын тагын да үзенчәлеклерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк. Проект кысаларында юбилей концертлары, авылларга гастрольләр, яшьләр өчен осталык дәресләре үткәрү дә күздә тотыла.
Мәдәният хезмәткәрләренең эшен саннар белән генә үлчәп булмый. Бер җылы очрашу, бер ихлас җыр, бер күңелле кичә кешегә айлар буена җитәрлек рухи көч бирә. Өлкәннәр өчен ул – аралашу шатлыгы, яшьләр өчен – сәләтен ачу мөмкинлеге, ә авыл өчен – бердәмлекне саклаучы көч.
Заман үзгәрә, кешеләрнең кызыксынулары, ял итү рәвешләре дә башка. Әмма мәдәниятнең асылы үзгәрми. Ул һаман да кешене – кеше белән, үткәнне – бүгенге, буыннарны бер-берсе белән бәйли.
Авыл сәхнәсенең пәрдәсе ачылып торсын, гармуннар тынмасын, җыр-моңнар өзелмәсен өчен көндәлек хезмәт куючыларга рәхмәт!
Нет комментариев