Россиякүләм бәйгедә
Яңалыклар

Россиякүләм бәйгедә

Екатеринбург шәһәрендә бадминтон буенча Бөтенроссия яшүсмерләр турниры узды.

Татарстан Республикасы җыелма командасы составында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары Айнур Җәлилов, Нурислам Шәйхуллин һәм Ринас Ханов чыгыш ясады. Нурислам парлы разрядта – беренче урынны, катнаш разрядта икенче урынны яулады. Айнур парлы һәм катнаш разрядта өченче урынны алды. Тренерлары – Инсаф Ханов.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев