Россиядә беренче ислам иминиятләштерү продукты барлыкка киләчәк
Бу хакта ТР Диния нәзарәте мтабугат хезмәте хәбәр итә
Очрашуда Россия һәм Татарстан мөселманнарының иминиятләштерү өлкәсендә ислам финанс продуктына зур ихтыяҗ булуын билгеләп үтте. Алар барысы да, хәләл иминиятләштерү продукты барлыкка килү – ислам банкингының алга таба үсешенә ярдәм итәчәк, дип ассызыклады. Моннан тыш, ислам банкингын гамәлгә кертү буенча эксперимент турындагы канун шулай ук милек мәнфәгатьләрен иминиятләштерүне күздә тота.
Киңәшмә барышында Россиядә беренче ислам иминиятләштерү продуктын эшләтеп җибәрү, шулай ук әлеге өлкәдә мөселманнар өчен иң мөһим юнәлешләр хакында фикер алыштылар.
Мөфти Камил хәзрәт Нәзарәтнең Ислам финанслары буенча шәригать комитетыннан уңай бәяләмә алу өчен финанс продуктын ахырынача эшләп бетерү буенча киңәшләрен бирде. Экспертиза тарафыннан финанс продукты хупланган очракта Россия мөселманнарына хәләл иминиятләштерү мөмкинлекләре ачылачак, әйтик, хаҗиларның гомерен һәм сәламәтлеген иминиятләштерү, мәчетләрне янгыннардан, табигать гарасатларыннан, шулай ук бизнесны, мөлкәтне һәм башкаларны иминиятләштерү мөмкин булачак.
Нет комментариев