Россиядә бәрәңге бәясе килограммы өчен 49,8 сумга кадәр төшкән
Бу хакта РИА Новостига Руспродсоюзда хәбәр иттеләр
Россиядә бәрәңгенең уртача бәясе 11,6 процентка кимегән һәм килограммы өчен 49,8 сум тәшкил иткән. Бу хакта РИА Новостига Руспродсоюзда хәбәр иттеләр.
Ассоциация мәгълүматлары буенча, бәрәңге иң арзан продуктлар рейтингында икенче ай рәттән беренче урынны алып тора. Сентябрьнең соңгы атнасында бәрәңгенең уртача куллану бәясе 49,8 сум тәшкил иткән – үткән ай белән чагыштырганда 11,6 процентка кимрәк.
Сентябрьдә шулай ук сизелерлек арзанайган азык-төлек бишлегенә кәбестә кергән, аның бәясе – 10,7 процентка, суган – 9,3 процентка, алма – 9,2 процентка, кишер – 8,7 процентка һәм чөгендер 6,3 процентка кимегән.
Нет комментариев