Россия хөкүмәте ел ахырына кадәр «Евро-3» стандарты бензинын чыгарырга рөхсәт итте
Тиешле карарны 2 июльдә РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады
Россия Хөкүмәте агымдагы, 2026 ел ахырына кадәр Евразия икътисади берлегенең техник регламенты таләпләренә туры килми торган «Евро-3» класслы бензин чыгарырга рөхсәт итте. Тиешле карарны 2 июльдә РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.
Хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталында урнаштырылган документта билгеләп үтелгәнчә, мондый ягулык бары тик эчке базар өчен генә билгеләнгән. Ул ЕАЭС базарында продукция әйләнешенең бердәм билгесе белән тамгаланмый.
Шул ук вакытта «Евро-3» бензины әйләнеше нефть чималын эшкәртүгә таныклыгы булган нефть эшкәртү заводларына һәм нефть базаларына гына рөхсәт ителә (РФ Салым кодексының 179.7 маддәсе нигезендә).
Документта шулай ук ул РФ Президенты Владимир Путинның «Россия Федерациясендә ягулык белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттыру буенча кайбер чаралар турында» 2025 елның 12 октябрендәге 725 номерлы Указы белән каралган чараларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән, дип күрсәтелгән.
Чыганак: Татар-информ
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев