Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

РОС КВИЗ интеллектуаль уены узды

Бүген Мөслим гимназиясендә 4 ноябрьдә билгеләп үтелүче Халыклар бердәмлеге көненә багышланган РОС КВИЗ интеллектуаль уены узды.

Аны “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлеге тарафыннан оештырылды. Уенда гимназиянең 11 сыйныф укучыларыннан торган “Мирас”, “Җәмгыять” һәм “Физмат” командалары  ярышты. Алар “Ышанам-ышанмыйм”, “Тимер логика”, “Числобол”, “Рус рулеткасы” дип исемләнгән биш раундта Россия һәм анда яшәүче милләтләр турындагы, илебез тарихына багышланган төрле сорауларга җавап бирделәр. Сораулар авыр булуга кармастан, укучылар төгәл һәм матур җаваплар бирделәр, тарих буенча белем дәрәҗәләренең югары булуын расладылар. Нәтиҗәдә җыелган гомуми баллар буенча “Җәмгыять” командасы беренче урынны яулады. “Физмат” командасы икенче урынга чыкты. “Мирас” командасы – өченче урында. Партиянең башкарма комитеты җитәкчесе Сәвия Хәбирова җиңүчеләргә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең грамоталарын һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды. Укучыларны әзерләгән тарих һәм җәмгыять фәне укытучыларына партиянең Мөслим җирле бүлегенең Рәхмәт хатлары бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев