Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Робоквест” ярышлары

Мөслимдә беренче тапкыр республикакүләм робот ярышлары уздырылды.

Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә республикакүләм “Робоквест” ярышлары уздырылды. Чарада мөслимлеләрдән тыш Азнакай, Арча, Сарман, Лениногорск, Чүпрәле, Актаныш һәм Бөгелмә районнарыннан килгән 16 команда катнашты. Команда 7-14 яшьлек дүрт катнашучыдан тора. Кагыйдә буенча һәр катнашучы бер генә категориядә чыгыш ясый ала. Ярышка килгәннәр “Спринт”, “Лабиринт”, “Тупларны җый” (“Собери мячи”), “Сумо” төрләрендә чыгыш ясадылар. Гомуми зачетта мәктәптән тыш эшләр үзәгенед "Офык" командасы беренче урынга лаек булды, икенче урынга Арча районы командасы чыкты, лицейлылыр өченче урынны яуладылар.   Призлы урыннарны алганнарга Республика мәктәптән тыш эшләр үзәгенең дипломы, медальләр, кубок, һәр катнашучыга мәктәптән тыш эшләр үзәгендә ясалган магнитлы сувенир тапшырылды.

Наилә Сәлахова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев