РФ Дәүләт Думасына тугызынчы чакырылыш депутатларын сайлау буенча тавыш бирү узды
Яңалыклар

РФ Дәүләт Думасына тугызынчы чакырылыш депутатларын сайлау буенча тавыш бирү узды

Өч көн дәвам иткән сайлаулар оешкан төстә, тыныч һәм бәйрәм рухында узды

– Район буенча сайлауларда 13571 кеше катнашты. Бу – барлык сайлаучыларның 95,1 проценты. Партияләр арасында иң күп тавышны “Бердәм Россия” сәяси партиясе җыйды. 10944 сайлаучы әлеге партия өчен тавыш биргән. Депутатлыкка кандидатлар арасыннан 35 санлы Әлмәт бер мандатлы сайлау округыннан Марсель Шәйдуллин җиңү яулады. 9470 райондашыбыз аңа ышаныч белдергән, – ди район башлыгы урынбасары, сайлаулар үткәрү буенча җаваплы Азат Әхмәтҗанов. – Өч көн дәвамында сайлауларда эшләгән сайлау комиссиясе әгъзаларына, тавыш бирүне закон кысаларында һәм тыныч шартларда үткәрүгә өлеш керткән һәркемгә, авыл җирлекләре башлыкларына һәм оешма-предприятие җитәкчеләренә рәхмәтебезне җиткерәбез. Сайлауларда катнашкан һәркемгә рәхмәт! Һәрвакыт шулай бердәм булыйк!

Яңа сайланган депутатларның, сайлаучыларның өметен аклавын, халык файдасына эшләвен телибез.

Фото – Мөслим-информ

 


Нет комментариев