Рейдлар вакытында машиналарын тиешле урынга куймаган райондашларыбызга административ беркетмәләр төзелде
Машиналарын подъезд алдына ук китереп туктаткан шоферлар кичектергесез хезмәтләргә үтү-чыгу юлын тоткарлый. "ДАИ хезмәткәрләре белән берлектә узган атнада үткәрелгән рейдлар вакытында машиналарын тиешле урынга куймаган 4 райондашыбызга административ беркетмәләр төзелде", - дип хәбәр итәләр Мөслим һәм Сарман районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегеннән. Законга буйсынмаган шоферларны хәзер видеокамералар да күзәтә. Күпкатлы йортлар ишегалларына, шулай ук тәртипсезлек еш кабатлана торган подъезд алларына, машина кую урыннарына, балалар мәйданчыкларына да күзәтү камералары куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев