Республикада янгынга каршы махсус режим кертелде
Яңалыклар

Республикада янгынга каршы махсус режим кертелде

Язгы-җәйге чорда янгын куркынычы арта.

25 апрельдән республикада янгынга каршы махсус режим кертелде. Ул 15 майга кадәр дәвам итәчәк. “Язгы-җәйге чорда янгын куркынычы арта. Бу чорда коры үлән һәм чүп яндыру, учакта, мангалда ризык пешерү тыела. Урман участокларына якын бакчаларда, балаларны сәламәтләндерү лагерьларында, икътисади объектларда, сәламәтләндерү оешмаларында, урман-парк зоналарында пиротехник эшләнмәләр кулланырга ярамый”, – дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Илнар Идиятов.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев