Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика онкодиспансерында организмга аз нурланыш бирүче яңа томограф булдырылды

Гадәти томографларга карганда, ул нурланышны 40 процентка киметә.


( "Татар-информ"). Казанда Республика клиник онкология диспансерында Америка "OPTIMA 520" рентген компьютер томографиясе булдырылды. Гадәти томографларга карганда, ул нурланышны 40 процентка киметә.

Томограф анатомик структураларны һәм зарарланган урыннарны ачык күрергә, шешләрнең үсешен җентекләп ачыкларга мөмкинлек бирә.

Яңа компьютер томографиясе Татарстанда онкологик авыруларны дәвалауның нәтиҗәлелеген арттыруда ярдәм итәчәк.

Клиникаларны югары технологияле медицина аппаратуралары белән тәэмин итү - Россия Президенты Владимир Путинның Россиядә сәламәтлек саклау өлкәсенең сыйфатын күтәрү комплекслы стратегик тәкъдименең бер өлеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев