Республика көненә багышланган БӘЙРӘМ ПРОГРАММАСЫ
Бүген Республика халкы, шул исәптән мөслимлеләр дә Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтә. Бәйрәм уңаеннан бүген җирлегебездә күпсанлы чаралар узачак. Игътибарыгызга БӘЙРӘМ ПРОГРАММАСЫН тәкъдим итәбез.
10.00-10.15 сәг. - "Яшьлек" спорт комплексында яңа хоккей кортын ачу тантанасы.
10.15-10.35 сәг. - Универсаль спорт залын ачу тантанасы.
10.35-11.00 сәг. - Тукай урамында урнашкан "Печән базары" скверын, "Дуслар-Клаб" кафесындагы кино залын һәм "Мизгел" яшьләр үзәге янындагы "Мөслим йөрәге" скверын ачу тантаналары.
10.00 сәг. - "Дуслар-клаб" кафесы янындагы мәйданда сәүдә итү, күңел ачу чаралары.
Кичен бәйрәм "Кояшлы Ык" ял паркында дәвам итәчәк.
18.00 сәг. - Күңел ачу чаралары.
19.00-20.45 сәг. - Амфитеатрда район үзешчәннәренең бәйрәм концерты.
20.45-21.00 сәг. - Район башлыгының бәйрәм котлавы. Район халкын Республика көне белән тәбрикләү, "Кояшлы Ык" ял паркының быел төзелгән өлешен тантаналы ачу.
21.00 сәг. - Бәйрәм фейерверкы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев