Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ремонтка барган җирдән

“Урал” йөк автомобиле янды.

29 июль көнне иртәнге сәгать 8ләр тирәсендә Дусай авылы янында, электр җиһазларының төзек булмавы сәбәпле, “Урал” йөк автомобиле янды. ”Янгында зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк. Ут Түбән Кама янгынга каршы хезмәт отрядының Баек авылындагы аерым посты тарафыннан сүндерелде. Ел башыннан бу 17 янгын очрагы. Йөк автомобиле руле артында – 1965 елгы Мари Эл республикасының Харашаринский бистәсе кешесе була. Әлеге ир-атның 2020 елда гамәлдән чыгарылган әлеге техниканы Дусай авылына ремонтка алып кайтуы булган. Ләкин машина билгеләнгән урынга барып җитә алмаган”, – дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Идиятов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев