Реестрга кертелгәнлекне тикшерү кирәк
Федераль салым хезмәте Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестры (ЕРСМСП) операторы булып тора
Гамәлдәге законнар нигезендә ЕРСМСПга кертелгән субъектларга ташламалар каралган. ЕРСМСПга мәгълүматлар кертү һәм чыгару салым органнарында агымдагы елның 1 июленә булган мәгълүматлар нигезендә башкарыла.
Моннан алдагы ел өчен хезмәткәрләрнең уртача исемлек саны турындагы мәгълүмат (ССЧ) – салым түләүчене ЕРСМСПга кертергә мөмкинлек бирүче төп документларның берсе. ССЧ мәгълүматларын тапшырмау ЕРСМСПдан чыгару өчен нигез булып тора. Шуңа күрә бизнес вәкилләренең федераль салым хезмәте сайтында ССЧ мәгълүматлары булу-булмавын тикшерүе кирәк, дип хәбәр итәләр Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәтенең 11 санлы районара инспекциясеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев