Районның ДАИ хезмәткәрләре штрафларын вакытында түләмәүчеләрнең саны артуын хәбәр итә
Штрафны 20 көн эчендә түләгән очракта, аның яртысы гына алына, югыйсә!
Штраф салынган көннән ике ай узгач, суммасы ике мәртәбә арта. “РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе беренче бүлеге нигезендә штрафларын вакытында түләмәгән өчен ел башыннан 15 шоферга административ беркетмәләр төзелде. Аларның дүртесенә административ арест салынды, ике шофер машинасыннан колак какты һәм аларның “тимер ат”лары түләүле стоянкага куелды. Түләү срогы үтеп, 10 мең сумнан да күбрәк штрафлары җыелган шоферларның машиналарына суд приставлары белән берлектә арест салына. Машинаны штраф суммаларын түләп бетергәннән соң гына алып була,” – ди ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев