Реклама
Яңалыклар
Райондашыбыз мошенникларга 135 мең акчасын күчергән
Тагын бер райондашыбыз алдарлар корбаны булды
Ел башыннан җирлегебездә 9 мошенниклык очрагы теркәлгән. Бүгенге көнгә аның нибары берсе генә ачылган. “Тагын бер райондашыбыз алдарлар корбаны булды. 54 яшьлек хатын үз куллары белән мошенникларга 135 мең 100 сум акчасын күчергән. Җинаять эше кузгатылды”, – дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Булат Замалиев. Райондашыбыз Авито сайтыннан очсыз бәягә такта алам дип, мошенникларга акча күчергән. Нәтиҗәдә, акчасыз да, тактасыз да калган. “Мошенниклар күбрәк Авито, Юла сайтларында утыра. Беркемгә дә карта номерларыгызны әйтмәгез, шикле сайтларда утырмагыз! Чираттагы корбан булмагыз”, – дип кисәтә полиция хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев