Районда “Тонировка” операциясе бара
Ул май азагына кадәр дәвам итәчәк.
Ул май азагына кадәр дәвам итәчәк. Чара барышында ЮХИДИның район бүләге инспекторлары автомобильләрнең тәрәзәсен тиешеннән артык каралткан шоферларны ачыклау максатында рейдлар үткәрә. “Кагыйдәләрне бозып, автомобильләренең алгы һәм алгы ян-як тәрәзәләрен кара пленка белән каплаган шоферлар көн дә диярлек ачыклана. Бүгенгә 9 шоферга административ беркетмә төзелде. Бу төр кагыйдәне кабат бозган өчен тоткарланган машина йөртүчеләргә 15 тәүлеккә кадәр административ арест та каралган. Машина тәрәзәсен “каралткан” өчен штраф суммасы – 500 сум. Штраф түләүдән тыш, шофер туктаткан урында ук тонировкасын салдырырга тиеш”, – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев