Районда оешмаларга җылылык бирә башладылар.
Беренче чиратта мәктәп, балалар бакчасы, хастаханә һәм башка социаль оешмаларга җылы бирелеп бетәргә тиеш.
"Норматив буенча, йортларга һәм шәһәрнең башка биналарына тәүлеклек уртача һава температурасы 5 көн дәвамында 8 градустан югары күтәрелмәгәндә җылылык бирелергә тиеш", - ди Мөслим инженерлык челтәрләре җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Рамил Хафизов. Урамда бу көннәрдә +12+14 градус җылы торса да, биналарда суык. Балалар бакчалары, мәктәпләрдә укучылар һәм сабыйлар туңмасын өчен җылылыкны бу елны да сентябрь аенда бирделәр. Ләкин җылылык әле бирелмәгән берничә объект калып килә.Алар - Күбәләк балалар бакчасы, Мөслим гимназиясе, балалар сәнгать мәктәбе һәм аграр көллият. Җылылык тоткарлануны 9 нчы санлы котельнаядагы ремонт белән аңлаттылар. Әлеге биналарга җылылык бүген төштән соң булыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев