Районара футбол ярышы узды
Яңалыклар

Районара футбол ярышы узды

Ярышларда Сарман районы командасы җиңү яулады.

Спорт һәм сәламәтләндерү декадасы дәвам итә. 5 гыйнвар көнне универсаль спорткомплекста 2006-07 елгы яшүсмерләр арасында "Яшьлек" спорткомплексы кубогына районара футбол ярышы үтте. Ярышларда Сарман районы командасы җиңү яулады. Мөслим районының "Мирас" командасы - 2 урынны, Җәлил бистәсе командасы 3 урынны алды. Командалар "Яшьлек" спорткомплексының грамоталары, медальләр һәм кубок белән бүләкләнде.


Нет комментариев