Район үзәк хастаханәсенә “Covid-19”га каршы 40 доза вакцина кайткан
Яңалыклар

Район үзәк хастаханәсенә “Covid-19”га каршы 40 доза вакцина кайткан

Вакцина ясатучылар үзләрен яхшы хис итә

Район үзәк хастаханәсеннән хәбәр итүләренчә, “Covid-19”га каршы 40 доза вакцина кайткан. Аның 10сы инде ясалган. “Вакцина ясатучылар үзләрен яхшы хис итә. Коронавируска каршы вакцинаны унсигез яшьтән алып өлкән яшькә кадәр ясатырга була. Прививка ясатырга теләүчеләр участок табибларына мөрәҗәгать итә ала”, – дип хәбәр итәләр район үзәк хастаханәсеннән.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.


Нет комментариев