Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район сәхнәсендә тулысынча тере тавышка әзерләнгән концерт күрсәтеләчәк

25 нче ноябрь көнне Зифа Басыйрова исемендәге Мөслим мәдәният йортында Алсу өр-яңа карашлы «Яна дәвер» дип исемләнгән соло концертын уздырачак. Концерт Мөслим сәнгать мәктәбе һәм Мөслим районының үзешчән артистлары белән берлектә оештырылачак. «Яңа дәвер» концерты тулысынча тере тавышка әзерләнә.

Төрле халык уен кораллары тере яңгырашта башкарылачак. Программада автор башкаруында төрле жанрдагы җырлар, мөнәҗәтләр, яңа алымнар белән халык җырлары яңгыраячак. Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Фәнис Абдуллин, Нәргиз Камалов, шулай ук сәнгать мәктәбендә белем алучы яшь җырчылар белән эксклюзив дуэтлар, чыгышлар булачак. Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче Алмаз Сөләйманов электрогитарада, сәнгать мәктәбен тәмамлап, Яр Чаллы сәнгать колледжында укучы Ринат Ибраев бәрмә уен коралларында уйнаячаклар.

Бүгенге көндә Мөслим сәнгать мәктәбендә кызу эш кайный, репетицияләр бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев