Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең киңәйтелгән җыелышында

Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең киңәйтелгән җыелышында 2020 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды һәм алдагы чорга бурычлар билгеләнде.

Чарада ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, Татарстан Республикасы баш медицина-социаль экспертизасы бюросы җитәкчесе Ригель Низамов, район башлыгы Рамил Муллин катнашты һәм чыгыш ясады. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов үз чыгышында бүлекнең төрле тармакларындагы эшчәнлеккә тирән анализ ясады, хәл итәсе мәсьәләләргә тукталды. Җыелышта бүләкләнүчеләр дә булды: балалар сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Фәттаховага, әлеге мәктәп укытучысы Әлфинур Гыйльметдиновага, Тат. Бүләр, Тугаш һәм Крәш. Шуран китапханәсе мөдирләре Гөлнур Мирзаянова, Флера Мәхубрахманова һәм Филия Каюмовага – район башлыгының Рәхмәт хатлары, бертөркем хезмәткәрләргә район мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев