Яңача яшәргә өйрәндек. Рамил Морзаханов
Ел дәвамында хастаханәгә ике ашыгыч ярдәм маши¬насы кайтуын да әйтергә кирәк. 26 декабрь көнне республика Президенты Рөстәм Миңнеханов “Лада-Гранта”, “ВАЗ-Патриот” машиналарына ачкычлар тапшырды. Хастаханә һәм поликлиника¬да авыруларны кабул итү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.
Рамил Морзаханов, район поликлиникасының участок табибы:
– 2020 ел безнең өчен аеруча истә калыр, мөгаен. Пандемиягә бәйле, поликлиниканың ике табибы – Илнар Шәмсетдинов һәм Илгиз Латыйпов – Яр Чаллы шәһәренең ковид- госпитальләрендә икешәр смена эшләде. Илгиз Максутович бүген дә Яр Чаллыда эшләвен дәвам итә. Үзебезнең хастаханәдә һәм поликлиникада да табиблар, шәфкать туташлары экстремаль шартларда эшләде, араларында авыручылар да күп булды. Ни кызганыч, бер табибыбыз, коронавирус белән авырып, арабыздан китеп барды. Кадрлар кытлыгын авыллардан фельдшерларны чакырып хәл иттек.
Авыручылар артканда югары температуралы кешеләрне фильтр аша үткәрдек. Июнь аенда – 224, октябрьдә – 223, ноябрьдә – 203, декабрьдә 72 кешегә пневмония диагнозы куелды. Узган ел бу чир белән ел дәвамында 201 кеше авырган иде. Саннар уйланырлык! Коронавирус хастаханә һәм поликлиника эшчәнлегенә дә үзгәрешләр кертте. Диспансерлаштыру уздыру, өлкәннәрнең сәламәтлеген тикшерү дүрт айга туктатылып торды.
Иганәчеләр ярдәме белән кислород концентраторлары, һава чистарту җайланмалары, индивидуаль саклану чаралары, минераль сулар, кирәкле җиһазлар алынды. Бүгенге көндә район хастаханәсендә ятып – 16, өй шартларында 57 кеше пневмониядән дәвалана.
Ел дәвамында хастаханәгә ике ашыгыч ярдәм машинасы кайтуын да әйтергә кирәк. 26 декабрь көнне республика Президенты Рөстәм Миңнеханов “Лада-Гранта”, “ВАЗ-Патриот” машиналарына ачкычлар тапшырды. Хастаханә һәм поликлиникада авыруларны кабул итү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.
Нет комментариев