(«Татар-информ»). 19 ноябрьдә Татарстан Республикасының 43 муниципаль берәмлеге 852 авыл һәм 20 шәһәр җирлегендә үзара салым буенча референдум узды.
Бу программа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә 2013 елдан бирле чынга ашырыла һәм халык арасында гражданлык активлыгын күтәрү, урыннарда яшәү шартлары сыйфатын яхшыртуга җәлеп итү чараларының берсе булды. Шул вакытта территорияне үстерүгә кешедән кергән һәр 1 сумга 4 сум республика субсидиясен дә исәпкә алып, 2,8 млрд сумнан артык акча кертелгән. Бу акчаларга җирлекләренең төп проблемалары хәл ителә.
Агымдагы елның августында Кировта Россия Президенты карамагындагы Җирле үзидарәне үстерү советы утырышында Россия Президенты Владимир Путин, Татарстанның җирле референдумнар үткәрү һәм үзара салым җыюны оештыру тәҗрибәсен хуплады һәм аны башка төбәкләргә дә таратырга тәкъдим итте.
Нет комментариев