Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин хакимият һәм гражданнар арасында турыдан-туры диалогны оештыру буенча Татарстан тәҗрибәсен билгеләп үтте

РФ Президенты республиканың һәм башка төбәкләрнең эшләнмәләрен Россиянең бөтен территориясендә кулланырга тәкъдим итте.

Владимир Путин Мәскәү өлкәсенең Красногорскида җирле үзидарәне үстерү советы утырышында Татарстан һәм башка төбәкләрнең хакимият һәм гражданнар арасында турыдан-туры диалогны оештыру тәҗрибәсенә игътибар итте һәм аны бөтен илгә таратырга тәкъдим итте. 

Милли проектларны гамәлгә ашыру өчен җирле үзидарә органнары эшенең мөһимлеге турында сөйләгәндә, Дәүләт Башлыгы «хакимият һәм гражданнарның турыдан-туры аралашуы механизмнары күп төбәкләрдә төзелгән инде», - дип билгеләп үтте.

"Әле генә, Красногорскида, мин әйткәнчә, яхшы мисаллар күрдек. Тик бу әлегә аз. Красногорск, Татарстан, Мәскәү, тагын берничә төбәк. Әмма бу аз", - диде Путин.

Россия Президенты хакимият һәм гражданнарның коммуникацияләренең уңышлы тәҗрибәсен таратырга һәм федерациянең барлык субъектларында, шулай ук эре шәһәрләрдә тиешле цифрлы платформалар булдырырга өндәде.

Татарстанда «Инцидент менеджмент» һәм «Халык контроле» системалары, шулай ук «Халык инспекторы»кушымтасы булдырылган һәм эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев