Профилактик операция
Иминлек каешын эләктереп йөрегез
“Иминлек каешы” профилактик операциясе дәвам итә. Махсус чара 10 августка кадәр барачак. “Мөслим-Иске Сәет юлының өченче километрында моннан ике атна элек булган юл-транспорт һәлакәтендә 2014 елгы бала зыян күргән иде. “7 яшьлек бала бүген дә ясалма комада ята, хәле авыр, дип хәбәр итәләр. Балаларны автотранспортта йөрткәндә аеруча игътибарлы булыгыз! Иминлек каешын эләктереп йөрергә онытмагыз. Машинаның алгы утыргычында – 12 яшькә кадәр, арткы утыргычта – 7 яшькә кадәр балалар махсус креслоларда гына йөртелергә тиеш! Кагыйдә бозучыларга 3 мең сум штраф каралган. Иминлек каешын эләктермәгән өчен һәр көнне 5-6 административ беркетмә төзелә”, – ди ДАИның өлкән инспекторы Феликс Мәгъданов.
Фото "Мөслим-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев