Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Проблемалар бар әле

Исәнсеф авыл җирлегендә чиста су белән тәэмин итү мәсьәләсе һаман да актуаль.

Исәнсеф авыл җирлеге җиде авылны берләштергән иң ерак авыл җирлекләренең берсе. Бу җирлекнең территориясе дә шактый. 6500 гектардан артык җире генә бар! Мари Бүләр, Тат. Бүләр, Исәнсеф, Яңа Сәет, Иске Сәет, Уса­клык, Исәнсеф-Чишмә авылларында барлыгы 985 кеше яши.

Составына берничә авыл кергән, зур авыл җирлекләрендә үзара са­лым җыю авыррак бара. Ха­лык үзара салымның шушы җирлекне төзекләндерү өчен тотылуын аңлап бетерми ке­бек.

– Узган ел үзара салым күләмен һәр авылда да 700 сум дип билгеләгән идек. Барлы­гы 468 мең сум акча җыелды. Дәүләт бу акчаны дүрт тап­кыр арттырып кайтарды. Соңгы елларда су һәм юл­лар проблемасы үзәккә үткән мәсьәләгә әйләнгән иде. Без бу проблеманың 90 процен­тын чишә алдык. Исәнсеф, Тат. Бүләр, Яңа Сәет авылларының су трассалары алыштырыл­ды һәм су башняларына ка­питаль ремонт үткәрелде. Һәрбересенең территориясенә санитар саклау зоналары яса­лып, будкалары яңартылды, яңа су насослары куелды, – ди авыл җирлеге башлыгы Иршат Салихов.

Быел Мари Бүләр авылының Пионер урамында да суга кытлык булган. Киләсе елда үзара салым ярдәме белән бу урамга яңа су лини­ясе салу күздә тотыла.

Юлларга килгәндә, авыл халкы “шөкер генә!” ди. Мон­нан 5-6 ел элек авыл урамна­рына җиңел машина белән түгел, йөк машинасы белән дә кермәле түгел иде.

Үзара салым хиса­бына Мари Бүләрдә су башнясының санитар зона­сы эшләнгән, ял паркы койма белән әйләндереп алынган. Исәнсефтәге әйләнеч юлга гравий түшәлгән. Иминлекне тәэмин итү максатында Яңа Сәет һәм Тат. Бүләр авылла­рында юлларга ясалма кал­кулыклар куелган. Иске Сәет авылы эчендәге күпер ремонт­ланган. Тат. Бүләр авылында балалар мәйданчыгы куелган.

– Тат. Бүләр һәм Мари Бүләр авылларында тугызьеллык мәктәпләр эшли. Аларда 98 бала белем ала. Яңа Сәет һәм Тат. Бүләр авылларында бала­лар бакчаларына тугыз бала йөри. Дүрт авылда кибет бар. Барлык авылларда да диярлек фельдшер-акушерлык пункт­лары эшли. Авыл халкы рәхәт яши. Урамнар якты, яшәешне матурларга хөкүмәт програм­малары да ярдәмгә килә. Мари Бүләрдә дәүләт ярдәме белән күпфункцияле үзәк төзелеп, бер түбә астында клуб, бала­лар бакчасы, китапханә эшли башлады. Ике мәктәпкә һәм Тат. Бүләр авылы клубына ка­премонт ясалды, – ди Фирүзә Сәхбетдинова.

Җирлектә фермер­лар да бар. Вәҗетдинов, Хөснимәрданов фермер хуҗалыклары игенчелек, кош­чылык белән шөгыльләнә. Ал­марис Латыйпов гаилә фер­масында мөгезле эре тер­лек үрчетә. Җирлек башлы­гы өмәләр үткәрүдә җирлек депутатларының һәм фермерларның ярдәме зур бу­луын да билгеләп үтә.

– Быел референдумда үзара салымны һәр авылда да 1 мең сумнан җыярга дип сөйләштек. Җыелган акча­ларны авылыныкын авылга тотачакбыз. Мари Бүләр авы­лында су системасы трасса­сы алыштырылачак, Усаклык­та зират коймасын яңарту күздә тотыла. Яңа Сәет авы­лында мемориалга капре­монт ясап, буш ихаталарны койма белән әйләндерергә уй­лыйбыз. Иске Сәет авылын­да җыелган средстволар таш­ландык ихаталарны чистарту һәм койма белән әйләндереп алуга юнәлтеләчәк. Тат. Бүләр авылында Набережная һәм Мирная урамнарына гравий түшәләчәк. Исәнсеф-Чишмә авылында һәйкәлгә ремонт төгәлләнеп, Северная урамы­на гравий җәеләчәк. Чишмә авылында Лесная урамын төзекләндерү планлаштыры­ла һәм бу авылда шулай ук буш ихаталарны койма белән әйләндереп алырга уйлыйбыз, – ди авыл җирлеге башлыгы
Иршат Салихов.

Лилия Шәймиева.

Фото – Исәнсеф авыл җирлеге архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев