Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар президент елкасында

Елдагыча 25 декабрьдә Казанның “Татнефть Арена” боз сараенда Республикакүләм Яңа ел чыршы бәйрәме уздырылды. Бирегә укуда, спорт ярышларында, мәдәният өлкәсендә үзен күрсәткән 6 яшьтән 14 яшькә кадәр сигез меңнән артык бала җыелган иде.

Безнең районнан 18 балага бик тә мәртәбәле шушы бәйрәмдә катнашу мөмкин булды. Укучылар маҗаралы спектакльнең геройлары белән әкияти дөньяда йөрделәр, утлар белән ясалган шоуның шаһитлары булдылар,  чарада катнашкан укучыларның осталыкларына таң калып утырдылар. Балалар белән очрашуга  призидент Рөстәм Нургалиевич үзе килгән иде. Ул чыгышында узган елгы казанышларга тукталды, 2020 елга старт биреп, уңышлар теләде. Казан кунакларына чара бик ошады. Алар Яңа ел белән котларга килгән Кыш бабай һәм Кар кызы белән фотога төшәргә дә өлгерделәр. Бәйрәм азагында һәр балага барс формасында тегелгән рюкзакка тутырылган тәм-томнар һәм “Ялкын” журналының махсус санын тараттылар. Гомумән, чарадан укучылар бик канәгать булып, тагын барырга теләк белдереп кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев