Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пособие түләнмәскә дә мөмкин

Дәүләт билгеләгән пособиеләрне алу өчен мәҗбүри түләүләр буенча хөкүмәткә бурычың булмаска тиеш!

Аз керемле гаиләләргә ярдәм йөзеннән төрле пособиеләр бирелә. Ләкин 2022нче елның 1 гыйнва­рыннан дәүләт тарафыннан билгеләнүче мондый соци­аль ярдәм күрсәтү чарала­рын бирүдә үзгәрешләр кер­телде.

– РФ бюджетына салым­нар, җыемнар һәм башка мәҗбүри түләүләр буенча бу­рычлары булган гражданнар хәзер пособиеләргә дәгъва итә алмый. Бурычлыларга түләнмәүче пособиеләр ара­сында транспортта йөрү өчен айлык акчалата түләү; авыл җирендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә даими яшәүче хатын-кызларга бала тугач бер тапкыр бирелүче түләү; берьюлы өч һәм аннан да күбрәк бала туганда бер тап­кыр бирелүче пособие бар, – ди ТР матди ярдәм күрсәтү үзәгенең 30нчы санлы фили­алы җитәкчесе Нурсибә Мин­галимова.

Күпбалалы гаиләләргә дә ташлама ясалмый.

Даими рәвештә кеше ка­равына (ярдәменә, күзәтүенә) мохтаҗ инвалид баласы бул­ган әти-әниләргә дә, РФ бюд­жетына салымнар, җыемнар һәм башка мәҗбүри түләүләр буенча бурычлары булса, өстәмә айлык акчалата түләү билгеләнми, ә билгеләнгән түләү башкарылмый.

Айлык акчалата түләүләр алучы райондашларыбызга яңа закон менә шундый кы­енлыклар тудырды. ТР мат­ди ярдәм күрсәтү үзәгенең 30нчы санлы филиалыннан хәбәр итүләренчә, ел башын­нан бурычлы 42 кешегә ай­лык акчалата түләү вакытлы­ча туктатылган. Бу түләүне җирлегебездә яшәүче хезмәт ветераннары, ТР Дәүләт бүләкләре ияләре һәм тыл хезмәтчәннәре ала.

Декрет ялындагы әниләр өчен дә закон “ультима­тум” куя: бурычың булса, ба­лага айлык пособиедән ко­лак кагасың, дигән сүз. За­конны гамәлгә куючылар шул рәвешле әҗәтлеләр санын киметергә уйлый. Ник дигәндә, социаль түләүләрнең күп өлешен коммуналь хезмәт өчен суб­сидия-ташламалар тәшкил итә. Ай саен саллы гына ке­рем алырга гадәтләнгән кешеләр әлеге сумманы алу өчен бурычларын түләргә тиеш. Әҗәтләрне түләргә 90 көн вакыт бирелә.

– 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләрдәге балаларга, шул исәптән тәрбиягә бала ал­ган гаиләләргә субсидияләр туктатылу гаилә бюдже­тын какшатмый калмый, әлбәттә. Тик хөкүмәтнең баш­ка чарасы юк. Гражданин пособиеләрне туктату турын­да хәбәр ителгән көннән соң 90 көн эчендә бурычларын капласа, пособиеләр янәдән бирелә башлый. Пособиеләр түләнми торган айлар өчен дә түләүләр башкарыла. Гражданин 90 көн дәвамында бурычларын түләмәсә, аңа түләү билгеләүдән баш тар­ту турында карар чыгарыла, – ди Нурсибә Мингалимова.

Бүгенге көндә ТР мат­ди ярдәм күрсәтү үзәгенең Мөслимдәге филиалы аша 198 кеше төрле пособиеләр ала. Шуларның 44е – хезмәт ветераннары, калганнары – күпбалалы гаиләләр.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев