Пособие күләме артты
1 февральдән күмү өчен пособие күләме артты, индексациядән соң ул 6424 сум 98 тиен тәшкил итә.
Мондый түләүне вафат булган кешенең туганы гына түгел, ә җирләүне оештыруны үз өстенә алган кеше дә алырга хокуклы. Күмү өчен түләүне алу өчен кеше вафатыннан соң алты ай эчендә теләсә кайсы җирле пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Үзең белән паспорт, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге тарафыннан бирелгән үлү турындагы белешмәне алырга кирәк.
Россия Пенсия фонды аша күмү өчен пособие бары тик үлү көненә эшләмәгән пенсионерлар өчен генә түләнә. Күмү өчен пособиедән кала, үлгән пенсионерның алынмагын пенсиясе дә түләнергә мөмкин.
Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев