Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Питрау көне

Питрау бәйрәме яки Петр һәм Павел көне. Русча Петров день - Петр көне сүзтезмәсеннән алынган. Керәшен татарлары һәм христиан диненә караган бөтен милләтләрнең бәйрәме.

Питрау ул – табигатьне олылау. Аңа табыну, биргәннәренә шөкерана итү, матурлыкка, табигатьнең иркенлегенә мәдхия җырлау. Шулай ук халыкның алда торган олы һәм җаваплы эшләре – игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә.

Бу бәйрәм Татарстанның керәшеннәр яшәгән барлык өлкәләрендә һәм районнарында үткәрелә. Ул һәр елны 12 июль көнне билгеләп үтелә.

Питрау – ул җәйнең нәкъ кыл уртасы. Бу көнне тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана, нәкъ көн уртасында кошлар сайраудан туктый. Бу көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләре, барлык авырулардан файдалы диләр. Шуңа күрә иртәнге якта басу- кырлардан, урманнардан җыеп кайтылган кыр чәчәкләре белән өй эчен, капка һәм коймаларны бизәгәннәр. Бу гадәт бүген дә сакланган. 

Яшьләр төнне болында, кырда, урман аланында күңел ачып үткәргәннәр, төрле уеннар уйнаганнар. Бу “Кояш каравыллау “ дип аталган. Җыр-биюләр белән бергә төрле уен, ярыш- бәйгеләр үткәрелә. Мәйданда спорт уеннары утын яру һәм кисү, себерке бәйләү, “Питрау такыясе” үрү, “Питрау букеты ” төзү, таяк тартышу, капчык киеп йөгерү, су ташу һ.б. уеннар оештырыла. Иң кульминацион вакыты – “ Питрау чибәре“ сайлау. Питрау учагы да бәйрәмнең бер бизәге булып тора. Аны “ Питрау чибәре“ кабыза. Ә учак янында кич белән әйлән-бәйлән уены башлана.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев