Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Питрау – гади һәм халыкчан бәйрәм

Яңа Усы авылы райондашларны Питрау бәйрәменә җыйды

Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Питрау – славян халык календаренда 12 июльгә (иске стиль белән 29 июньгә) туры килә торган, изге апостоллар Петр һәм Павел көненә багышланган керәшен татарлары һәм христиан диненә караган башка милләт вәкилләре бәйрәме. Питрау Татарстан халыкларының милли бәйрәмнәре исемлегенә керә һәм, Бөтенроссия дәрәҗәсендәге фестиваль статусын алып, Мамадыш районының Җөри авылында ел саен зурлап үткәрелә.

 

Бу көн Иван Купала бәйрәме тәмамланып, җәйге туйлар чоры башлану, беренче чүп утау һәм печән җыюга әзерлек чорына туры килә. Питрау ул – табигатьне зурлау, биргәненә рәхмәт уку, матурлыкка, табигатькә мәдхия җырлау бәйрәме. Питрау – алда торган зур һәм җаваплы эшләр: урып-җыю алдыннан ял итеп алу да.

 

Питрау бәйрәмгә килүчеләрне җылы кояшы, җырлы-биюле мәйданы белән каршы алды.

– Мин әнием янына кунакка кайттым. Әлеге бәйрәмгә бик шатланып килдем. Миңа Питрау бәйрәме бик ошый: яхшы күтәренке кәеф, бәйрәм рухы хөкем сөрә, мәйданда төрле кызыклы уеннар үткәрелә. Халык бик гади һәм кунакчыл. Питрау бәйрәме табигать белән бер дулкында, гармониядә булырга, табигать матурлыгын күреп, Җир-анага шулкадәр матурлык һәм муллык биргән өчен рәхмәт әйтергә мөмкинлек бирә, – диде Германиядән туган ягына кайткан Римма Шәрәпова.

 

Бәйрәмне Әлмәттән килгән җырчы-композитор Зиннур Сафиуллин ачты. “Мин яратам сине, Татарстан!” җыры белән сәламләгәч, автор-башкаручы Яңа Усы авылына багышлап язган өр-яңа җырын бүләк итте.

 

– Яңа Усы авылына дүртенче ел киләм. Бәйрәмдә бик шатланып катнашам. Авыл бик матур урынга урнашкан, бәйрәм мәйданы кунакларны әллә каян үзенә чакырып тора. Авыл халкы бик гади һәм ачык күңелле, шуңа җырларга да, халык белән аралашырга да бик рәхәт! Быел Яңа Усы авылына багышлап җыр иҗат иттем, бәлки, киләчәктә ул яңаусылыларның гимнына әйләнер. Питрау бәйрәме югала, онытыла күрмәсен! – диде Зиннур Сафиуллин.

 

Бәйрәм тәбрикләүләрсез, бүләкләүләрсез булмый. Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова чарада катнашучыларга ихлас котлауларын юллады.

 

– Керәшен халкының милли бәйрәмен яратып, хөрмәт итеп килгән барлык кунакларыбызны да ихлас күңелдән Питрау бәйрәме белән тәбрик итәм. Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, уңышлы эшләр телим. Бу көнне әби-бабайларыбыз Ходай биргән уңышка рәхмәтен җиткереп, теләкләр теләп үткәргән. Урман-кырларга чыгып, чәчәкләр, дару үләннәре, җиләк җыйганнар. Җиләктән төрле камыр ризыклары пешереп, туганнарын, дусларын кунак иткәннәр. Борынгыдан ук Питрау бәйрәме кичке якта үткәрелгән. Халкыбыз шулай итеп уракка, печән әзерләүгә керешкәнче бәйрәм итеп, ял иткән. Шушы борынгы гадәтләргә нигезләнеп, бәйрәмне төштән соң, кичкә таба үткәрергә булдык. Милли һәм заманча уеннарда актив катнашырсыз, бәйрәмебезне яратып кабул итәрсез, дип өметләнәбез, – диде ул.

Бәйрәмне җыр-бию, шаян сүзләр белән Яр Чаллыдан килгән автор-башкаручы Ринас Әхмәтов алып барды. Җырчы белән алып баручыны Яңа Усыны яратып кунакка кайтып йөрүче киң күңелле Чулпан һәм Ирек Харитоновлар алып кайтканнар. Җирлек башлыгы иганәчеләргә рәхмәтен җиткерде.

 

Яр Чаллының “ТЭМПО” компанияләр төркеменең баш инженеры Фәнил Шәрифуллин да бәйрәмгә буш кул белән килмәгән. Ул Яңа Усының уңган-булган егетләре, авыл өчен янып торучы, тырыш хезмәт куючы Геннадий Смеловка, Геннадий Кондратьевка һәм Альберт Тимашевка телевизорлар тапшырды. Питрау көнендә 30 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтүче Яңа Усы авыл җирлеге депутаты Ришат Кондратьев та җирлек башлыгыннан истәлекле бүләк алды.

 

Бәйрәмдә авылдагы иң өлкән хатын-кыз, керәшеннәрчә әйтсәк, иң өлкән түти Клара Игошева да хөрмәтләнде. Ул тиздән 95 яшен тутыра. Иң өлкәне булуына карамастан, Клара түти мәйданда утыручыларга биеп күрсәтте һәм истәлек бүләге алды.

Бәйрәмдә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрне һәм аларның якыннарын да искә алдылар. Яңа Усы авылыннан биш егет илебез чикләрен саклый. Бәйрәмдә аларның әти-әниләренә һәм тормыш иптәшләренә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Яңаусылыларны Питрау белән тәбрикләргә район башлыгы Альберт Хуҗин да килгән иде. Ул Питрауга ел саен сагынып килүен билгеләп үтте.

 

– Яңа Усы авылы халкы гореф-гадәтләрен саклап, аларны буыннан-буынга тапшырулары белән аерылып тора. Бик тату һәм дус булып гомер итәләр! Шушы авыл җирлегендә эшләгән эшмәкәрләр дә, читкә киткән авылдашлар да Яңа Усыны сагынып искә ала. Питрауны барча халыкның бәйрәме дисәк тә, ялгыш булмас, чөнки бүген бирегә бөтен районнан төрле милләт кешеләре җыелган. Питрау мәйданында кызыклы һәм халыкчан уеннар үткәрелә. Питрау экваторга туры килә, җәй уртасында уза. Шушы матур бәйрәм белән тәбрик итәм! Җирлегебездә һәрвакыт дуслык һәм бердәмлек булсын, – диде район башлыгы.

 

Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим җирле бүлеге җитәкчесе Рушат Солтанов та бәйрәм котлауларын җиткерде.

– Яңа Усы җирлегендә узучы Питрау ул – районкүләм бәйрәм, чөнки анда районыбызда яшәүче бар халык яратып килә, уеннарда катнаша, тамаша кыла. Бу бәйрәм халыкчанлыгы, гадилеге белән һәркемнең күңеленә якын. Мәйданда ихлас күңеллелек хөкем сөрә, һәркем якты йөз һәм шат күңел белән бәйрәм итә. Биредә керәшен халкының холкы, кунакчыллыгы, якты йөзлелеге, аларга хас үзенчәлекләр, милли гореф-гадәтләрне саклауга зур өлеш кертүләре күренә. Бар туганнар, хәтта нәселләре белән кайтып бәйрәм итәләр, – диде ул.

 

Бәйрәм Питрауга гына хас уеннар белән дәвам итте: утын кисү һәм яру, себерке бәйләү һәм шуның белән сугышу, Питрау такыясын үрү һәм башкалар. Уеннарда катнашучылар да ялындырып тормадылар, һәр уенда актив катнашып, күңел ачтылар, җырладылар, биеделәр. “Усыкай буйлары” халык фольклор ансамбле бәйрәмнең бизәге булды. Питрау бәйрәме кичке эңгер төшкәнче дәвам итте. Мәйданда яңгыраган шат авазлар, дәртле җырлар аһәңе еракларга ук таралды.

 

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев