Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсионерлар көч сынашты

Җирлегебездә пенсионерлар өчен төрле спорт ярышлары һәм мәдәни-күңел ачу чаралары даими оештырыла. 23 гыйнвар көнне Мөслимдәге универсаль спорт залында, ТАССРның 100 еллыгына багышлап, пенсионерлар арасында шахмат-шашка ярышлары узды. 

Бәйгене Россия Пенсионерлар союзының җирле бүлеге Пенсия фондының район бүлеге белән берлектә оештырды. Ир-атлар шахмат буенча көч сынашты. Тимергали Сәйфетдияров уенның җиңүчесе булып танылды. Валерий Дәүләтбердин – икенче, Наил Хамматуллин өченче урынны алды. Ир-атлар барысы да Мөслимнән. Шашка уенында көч сынашкан Луиза Нуриева – беренче (Иске Вәрәш), Галия Вагыйзова (Мәлләтамак) икенче ярынны яулады. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев