Операция ни күрсәтте?
Операция барышында юл кагыйдәләрен бозган 16 яшькә кадәрге 14 балага карточкалар төзелде.
24 декабрьдән алып 8 гыйнварга кадәр районда “Кышкы каникуллар” профилактик операциясе барды. Бу чорда мәктәпләрдә полиция хезмәткәрләре белән очрашулар, профилактик дәресләр узды. Укучыларның юл йөрү кагыйдәләрен белү-белмәве тикшерелде, шоферларның юлларда куркынычсызлык таләпләрен үтәүләре, җәяүлеләргә юл бирүләре катгый контрольдә булды. Операция барышында юл кагыйдәләрен бозган 16 яшькә кадәрге 14 балага карточкалар төзелде. Балаларын машинада махсус креслодан башка йөрткән дүрт шоферга административ беркетмәләр төзелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев