Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Опека һәм попечительлек бүлегендә отчет тапшыру вакыты төгәлләнеп килә

2017-2018 нче уку елында 9 нчы сыйныфны тәмамлап төрле уку йортларына 17 бала укырга керде. Барлыгы уку йортларында 28 бала белем ала. Шулардан 14 бала Сарман аграр көллиятендә укый.

Беренче сыйныфка 11 балабыз укырга керде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны-17 .

2017 елда 21 бала махсуслаштырылган торак фондыннан торак алу өчен чиратка куелган.

Тәрбиягә бала алырга теләк белдереп кандидат буларак теркәлгән гаиләләр саны- 6 . Шуларның икесе уллыкка-кызлыкка бала алырга теләк белдергән.

Гыйнвар аенда ике ананы аналык хокукыннан мәхрүм итү буенча суд эше кузгатылып, шуларның берсе көченә керде. Шул сәбәпле әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм булган бер бала Сарман районында яшәүче туганнарына опекага тапшырылды.

Безнең балаларыбыз төрле республика күләм конкурсларда катнашып урыннар яулауны дәвам итә. Әмәкәй авылында Валиевлар гаиләсендә тәрбияләнүче Азатыбыз Казан шәһәрендә узган XVI республикакүләм "Раштуа укуларында" фәнни эзләнү эше белән унышлы чыгыш ясап, призлы урынга һәм дипломга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев