Өмәләр була
Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, ди халык.
10-11 октябрь көннәрендә – авылларда, 15 октябрьдә Мөслим зиратында өмәләр үткәрелә. Зиратларда корыган агачлар киселәчәк, чүп үләннәре чабылачак. Ир-атларның – балта, пычкы, хатын-кызларның тырма белән килүләре сорала, дип хәбәр итә район ветераннар советы.
Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев