Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Омикрон турында биш сорау

Омикрон симптомнары дельта симптомнарыннан нәрсәсе белән аерыла? 

Дельта-штамм барлыкка китергән симптомнардан аермалы буларак, омикрон белән авырганда хәлсезлек, баш авыртуы көчлерәк була, ис һәм тәм тою сирәгрәк күзәтелә. Башлыча симптомнар күптән билгеле сезонлы ОРВИныкына охшаш: 38 градуска кадәр (кайбер очракта тагы да югарырак)  температура күтәрелү, мускуллар һәм суставлар авырту, борын тыгылу, томау төшү, тамак төбе кытыкланып тору, төчкерү, ютәл, аппетит булмау. Кайбер пациентларның тән температурасы түбән булырга мөмкин, балаларның тәненә тимгелләр чыгу күзәтелә. Авыруларның күпчелеге инфекцияне җиңел формада үткәрә. Әмма вирусның яңа вариантының үзенчәлекләре авыруның тизрәк таралуына гына түгел, ә бронхлар һәм үпкәләргә тизрәк һәм активрак зыян салуына китерә. Бу омикронга да алдагы штаммнарга кебек җитди карарга кирәклекне искәртә. Шулай ук барлык профилактика чараларын үтәү мөһим. Авыру симптомнары күренә башлауга тиз арада башкалардан аерылырга, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә һәм профилактика буенча барлык чараларны да (битлек кию, кулларны юу, дистанция саклау һәм вакцина ясату) катгый үтәргә кирәк.
Омикрон штаммы аеруча йогышлы диләр. Аны кайда йоктыру мөмкинлеге бик зур?
Омикрон штаммы аеруча йогышлы булу сәбәпле, кеше күп булган биналарда аны йоктыру рискы арта. Япония галимнәре раславынча, алдагы штаммнарга караганда омикрон 4,2 тапкыр тизрәк йога. Социаль дистанция саклау һәм битлек кию вирус йогуны киметә, әмма тулысынча юкка чыгармый. Авыру белән бер бүлмәдә озак вакыт контактта булган очракта аеруча. 
Омикронның инкубация чоры күпме? Йоктырганнан соң омикронның симптомнары кайчан билгеле була?
Бүгенге мәгълүматлардан күренгәнчә, омикрон вариантының инкубация вакыты гадәттә 3-6 көн тәшкил итә. Әмма симптомнарның контакттан соң икенче көнне яисә бер көннән соң барлыкка килүе мөмкин. 
Омикрон дельта штаммыннан нәрсә белән аерыла? 
Кытай галимнәре исәпләвенчә, дельта-штамм өчен уртача инкубация чоры 4,4 көн тәшкил иткән. Омикрон өчен әлегә андый төгәл сан юк. Көньяк Африка табиблары раславынча, инкубация чоры 5 көн дәвам итә. Әмма халыкның төрле төркемнәрендә ул аерылырга мөмкин. Кайбер илләрдә авыручыларның саны тиз арту дельта-вариант белән чагыштырганда инкубация чорының кимүен күрсәтә. 
Әлеге вариант йокканнан соң күпме вакыттан COVID-19га тест уңай булырга мөмкин?
Кагыйдә буларак, COVID-19га тест инкубация чоры ахырында, беренче симптомнар барлыкка килер алдыннан, ягъни авыру йокканнан соң 1-6 көннән соң уңай була. 
Роспотребнадзорның 
ТР буенча территориаль бүлеге.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев