Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Олпат язучылар - Мөслимдә. Фоторепортаж

Кичә районда матур традициягә әйләнгән Әдәбият һәм сәнгать көннәре узды.

Әлеге чарада катнашырга җирлегебезгә язучылар, шагыйрьләр, фән эшлеклеләре килделәр. Аларның төркеменә Мөслимдә яшәп иҗат итүче язучы-шагыйрьләр дә кушылды. Кунаклар иң элек Мөслим белән таныштылар, “Кояшлы Ык” ял зонасы һәм “Аргамак” ат спорты комлпексында булдылар. Район үзәк китапханәсендә “Дәверләрне ачар ачкычым бар” дип исемләнгән чарада укучылар, татар әдәбиятын сөюче райондашларыбыз, татар теле укутучылары, район җитәкчелеге һәм кунаклар катнашты. Чара барышында кунаклар үзләре белән таныштырдылар, әсәрләре белән таныштырдылар. Аларның әсәрләреннән өзекләр дә яңгырады. Кич белән очрашу чарасы район мәдәният йортында дәвам итте. Биредә күренекле кунаклар белән очрашуга күп райондашларыбыз җыелды. Чара барышында кунаклар рухи-әхләкый үсеш  юнәлешендә язучыларның роле дигән сорауга җавап эзләделәр. Чара ахырында район башлыгы Рамил Муллин кунакларга рәхмәтен җиткерде. Туган көнен билгеләп үтүче язучы Рифә Рахманга – чәчәк гөлләмәсе, якташыбыз – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый һәм Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләр лауреаты, “Көмеш кыңгырау” журналының баш редакторы Факил Сафинга Муса Җәлил истәлекләрен саклауга өлеш керткәне өчен “Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан” истәлек медален һәм аның кызы Чулпан Җәлилованың Рәхмәт хатын тапшырды. Чара моңлы җырлар белән үрелеп барды. Бүген Әдәбият һәм сәнгать көннәре кысаларындагы  чаралар мәктәпләрдә дәвам итә. Кунаклар шулай ук мәрхүм язучылар Флүс Латыйфи һәм Харррас Әюповның каберләренә дә барачаклар. Әдәбият һәм сәнгать көннәре чаралары Баек авылында давам итәчәк.

 

Фәридә Гайнетдинова, Вадим Миннебаев фотолары.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X