Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында

Өлкәннәребез хөрмәтенә авыл үзешчәннәре бик матур концерт әзерләгән иде.

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Вәрәшбаш авыл клубында төрле чаралар оештырылды. Урын өстендә ятучы һәм урамга чыгып йөри алмаучы өлкәннәребезнең өйләрендә булдык, аларны бәйрәм белән котладык, бүләкләр тапшырдык. Шәргыя апа Сираева, 92 яшен тутыруга карамастан, өй эчендә үз аякларында йөри. Без кергәч, хәлләребезне, авыл яңалыкларын сорашты. Яшь вакытларын искә алып, хатирәләр белән уртаклашты. 90 яшен тутырып килүче Фатыйха әби Баһауова да, үз көнен үзе күреп, телевизордан татарча тапшырулар карап, дөнья хәлләреннән хәбәрдар булып яши.
Вәрәшбаш авылы клубында авыл җирлеге белән берлектә өлкәннәр өчен бик матур чара оештырылды. Өлкәннәребез хөрмәтенә авыл үзешчәннәре бик матур концерт әзерләгән иде. Өлкәннәр дә җырлап-биеп күңел ачты. Соңыннан чәй табыны артында гәпләшеп утырдылар.

Рамил Сәхәутдинов, Вәрәшбаш авылы клуб мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев