Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм ярминкәсе узды
Яңалыклар

Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм ярминкәсе узды

Ярминкәне район башлыгы Рамил Муллин җитәкчелегендәге кунаклар төркеме дә карап узды.

Шимбә көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты каршындагы мәйданда Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм ярминкәсе узды. Ярминкәдә “Намус”, “Август-Мөслим”, “Туган як” агрофирмалары – ит, ашлык, печән белән сату иттеләр. Гомуми белем бирү мәктәпләре һәм авыл җирлекләре дә төрле яшелчәләр, кайнатмалар алып килгән иде. Гаилә фермалары һәм шәхси эшмәкәрләр үз продукцияләрен сатып алучыларга тәкъдим иттеләр.  Ярминкәне район башлыгы Рамил Муллин җитәкчелегендәге кунаклар төркеме дә карап узды. Район үзешчәннәре үзләренең җыр-моңнарын бүләк иттеләр.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев