Өлкәннәр дә, балалар да ярышты
Кичә лицейда “Мөслим очкыннары” проекты кысаларында (күңелле стартлар) “Әти-әни һәм мин – спорт гаиләсе” ( Папа, мама и я – спортивная семья) исеме астында спорт ярышлары үтте.
Анда Әлфия Каржавкина җитәкчелегендәге 4 а сыйныфы укучылары һәм аларның әти-әниләре эстафетада катнаштылар. Ярышларны физкультура укытучысы Артем Нурисламов оештырды. Укучылар һәм әти-әниләр үзләренең осталыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев