«Олимпка юл»ның йомгаклау этабы узды
Яңалыклар

«Олимпка юл»ның йомгаклау этабы узды

Балаларга химиянең төрле бүлекләренә караган 6 мәсьәләне хәл итәргә тәкъдим ителде.

13-15 гыйнварда Татарстанда 8-11 сыйныф укучылары арасында химия буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Балаларга химиянең төрле бүлекләренә караган 6 мәсьәләне хәл итәргә тәкъдим ителде. Аларның эшләрен компетентлы жюри – КФУның А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты хезмәткәрләре бәяләде.
Мөслим лицее укучылары Ханова Гөлия, Әминова Алинә, Шәймәрдәнова Айнур республика олимпиадасында призлы урыннар яулаган. (укытучылары Хафаева Р.М.).


Нет комментариев