Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ольга Ярилова: Татарстан-барлык өлкәләр буенча да төп регионнарның берсе

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы илдә тармак күрсәткечләре буенча алда бара, дип билгеләп үтте Ольга Ярилова.

Бүген Татарстан барлык мәдәният өлкәләре буенча төп регионнарның берсе һәм бу юнәлешнең тармак күрсәткечләре буенча лидер булып тора. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында РФ мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова хәбәр итте.

 

“Татарстан абсолют саннарда торган планны арттырып үтәде, бу ил буенча иң яхшы күрсәткечләрнең берсе", - дип ассызыклады РФ министры урынбасары.

 

Бүген статистика 20 миллионнан артык мәдәни учреждениегә йөрүне терки. "Җан башына килгән халык саны турында сөйләсәк, ул Татарстанда гомумроссия дәрәҗәсеннән 27% ка артып китә", - дип өстәде Ярилова. Татарстанда яшәүче һәр кеше ел дәвамында мәдәният учреждениеләрендә алты тапкыр булды.

 

2019 ел нәтиҗәләре буенча республика Идел буе федераль округында иҗади чаралар, коллективлар гастрольләре, үткәрелә торган фестивальләр саны буенча алда бара. "Музей проектлары буенча Татарстан Россиянең башка төбәкләре арасында лидер һәм ил буенча Музейлар йөреше буенча өченче урында тора", - дип нәтиҗә ясады спикер.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев